Совет гаскәрләренең СССР чигенә 1944 елның 26 мартында чыгуы

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

1944 елның 26 мартында Бөек Ватан сугышы тарихында истәлекле вакыйга була: Прут елгасы тирәсендә Кызыл Армия Советлар Союзы дәүләт чигенә чыга.

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 26нчы мартта  фашист Германиясен җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тәрбияче Тарасова Е. В. үткәргән чара совет азат итүчеләре истәлегенә багышланган иде. Чара барышында балалар сугыш турында, Совет халкының героик батырлыклары турында сөйләүне игътибар белән тыңладылар, шигырьләр укыдылар. «Хатирәләр» мультфильмын карау беркемне дә битараф калдырмады. Дәрес ахырында балалар Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә « Канәфер чәчәге » открыткалары ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International