Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп «Бармакларга гимнастика ясау» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: бармак буыннары авыруларын профилактикалау һәм вак моториканы яхшырту.
Чара башланыр алдыннан белгеч авырту тойгылары яки башка симптомнар барлыкка килгәндә күнегүләрне туктатырга кирәклеген искәртте.
Социаль хезмәт алучылар куллар ярдәмендә күләгәдә образлар тудырып пианинода уйнадылар, камыр бастылар. Мастер-класста катнашучылар барлык хәрәкәтләрнең дә салмак һәм әкрен булуын билгеләп үттеләр. Әлеге күнегүләр комплексын даими башкарган очракта, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрдә, куллардагы ою һәм көзән җыеру авыруларыннан котылырга һәм авыруның кискенләшүен булдырмый калырга мөмкин.
Чара нәтиҗәсендә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы кимеде, хәтер, игътибар, фикерләү мөмкинлекләре артты.
Мастер-класста алты кеше катнашты.