Җәмгыятебезнең төп бурычларыннан берсе - өлкән яшьтәге гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү. Еш кына өлкән кешеләр мошенниклар кармагына эләгә. Һәм бу очраклы түгел, чөнки өлкән яшьтәге гражданнарның күпчелеге ялгыз яши, алар эчкерсез, кешегә тиз ышаналар. Күбрәк акча эшләү максатыннан җинаятьчеләр күп кенә схемалар кулланалар: пенсионерларга, бөтен авыруларны дәвалаучы аппаратлар яки дарулар саталар, төрле «конкурсларда» һәм «лотереяларда» катнашырга тәкъдим итәләр, яки “бәлагә юлыккан” туганнарына ярдәм итү өчен акча таләп итәләр. «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 192 социаль хезмәт алучыга «Мошенниклар челтәренә эләкмә!» дигән белешмәлекләр тараттылар.