Герой-шәһәр белән танышу

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Герой-шәһәрләр» дигән темага танып – белү сәгате үткәрелде. Әңгәмә һәм презентация карау барышында тәрбияләнүчеләр Севастополь шәһәре белән таныштылар. Балалар бу шәһәр турында гомуми мәгълүмат алдылар, ничек итеп  немец-фашист гаскәрләре Кырымга керделәр, ничек итеп  Севастополь саклау башланды, шәһәр даими рәвештә атуга дучар булды. Севастопольнең истәлекле урыннарының фоторәсемнәрен карадылар, Севастопольнең оборона геройларына һәйкәл, танкист - геройларга һәйкәл, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган комсомолларга һәйкәл, 8 нче һава армиясе очучыларына һәйкәл, медицина хезмәткәрләренә, шәһәрне оборонада катнашучыларга һәйкәл белән таныштылар. Мондый чара үзендә гражданлык аңын, илебез өчен горурлык хисен, әйләнә-тирә дөньяга толерант мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International