Менә берничә атна инде бөтен дөньяда коронавирус эпидемиясе котыра. Кешеләр өйдән чыгудан туктады. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бинасы да бу көннәрдә бушап калды.
Әмма бу социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен кирәкле ярдәм һәм чаралар күрсәтелми дигән сүз түгел. Хәзер балалы гаиләләргә ярдәм социаль челтәрләр, телефон һәм видеочатларда аралашу аша күрсәтелә. Дистанцион эш формалары ярдәмендә күп нәрсә эшләргә мөмкин икән: педагогик һәм психологик консультация, әңгәмә, диагностика, коррекция-үсеш күнегүләре үткәрергә һәм хәтта гаилә ялын оештырырга була.
Мондый эш формалары социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен яңалык һәм шуңа күрә зур кызыксыну уятты. Бигрәк тә балалар бу яңалыкны теләп кабул иттеләр. Ә әниләр биремнәрнең үтәлеше турында фотоотчетларны бик теләп җибәрәләр.