1 апрель көнне Җәлил картлар йорты культуранизаторы-Шәрәфетдинова Илүзә Фәрит кызы социаль хезмәт алучылар белән «Көлке көне» үткәрде.
Чараның максаты: өлкәннәр һәм инвалидларда эмоцияләр диапазонын киңәйтү, шатлык хисен аңлау; уңай хисләр һәм елмаю аша хис-тойгылар формалаштыру; кешеләрнең күңелле кәефен эмоциональ рәвештә кабул итәргә өйрәтү.
Бурыч:
1. Иҗади һәм артистлык сәләтен ачыклау;
2. Шәхеснең рухи-әхлакый сыйфатларын үстерү.
3. Бәйрәм атмосферасы тудырырга.
4. Мәдәни-ял эшчәнлеген активлаштыру.
5. Юмор хисе, күңел ача белү.
Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте. Чара бу бәйрәмнең ничек барлыкка килүе һәм башка илләрдә аны ничек бәйрәм итүләре турында сөйләүдән башланды. Төрле конкурслар үткәрделәр: "җитезләр, Оста куллар”, “яулык бәйләү”, “кәрҗингә эләг". Соңыннан катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм дәвамында алар күңелле, күтәренке кәеф ташламады. Чара ахырында катнашучыларны дискотека дәрт өстәде. Көлке көне безнең интернатта күңелле һәм шау-шулы узды. Өлкәннәребез көн озынлыгына елмаюлар һәм күтәренке кәеф белән йөрүләрен дәвам иттеләр