"Пертра" комплекты – коррекцион эш алып бару өчен кызыклы кулланма. Аның өстенлеге шунда ки, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә: хис органнарын, танып-белү һәм психик процессларын, шәхси проблемаларын.
Буа интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән коррекция-үсеш алу эшен алып бару өчен "Пертра" уен комплексы психологның алыштыргысыз ярдәмчесе булып тора.
"Пертра" уен комплекты белән дәресләр өлкәннәргә бик ошый, алар дәресләргә бик теләп киләләр, - дип сөйли психолог Светлана Айметова.