Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында хезмәт терапиясе дәресләре

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Һәр көнне Җәлил картлар йортында хезмәт буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә җитәкчелегендә хезмәт терапиясе дәресләре уза. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән эшләүдә хезмәт терапиясенең максаты-депрессияләрне, нерв бозылуларын җиңәргә, организмның югалган функцияләрен торгызырга ярдәм итү.

Арт-терапия пациентларның эмоциональ өлкәсен тотрыкландыруга ярдәм итә. Өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләүдә әлеге технология нигезендә, кеше мавыгуларына карап, иҗади характердагы дәресләр үткәрелә.

Җитештерү терапиясе һөнәри мөһим осталыкларын яңадан торгыза яки белгечлек алуга әзерли, шулай ук һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә.

Гарденотерапия-ул өлкән яшьтәге кешенең йорт, социаль учреждениедә, йорт яны участогында тере чәчәкләр һәм үсемлекләр белән ел әйләнәсендә аралашу нигезендә хезмәт терапиясе системасы.

 

Хезмәт терапиясе өлкән яшьтәге кешенең һәм инвалидларның мөстәкыйль тормышын нәтиҗәле оештыру шарты булып тора, аларга рәхәтләнеп яшәргә ярдәм итә. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен үз эшенең кыйммәтен тою, аның тирә-юньдәгеләр өчен файдалы булуына ышанычлы булу мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International