Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре коронавирус пандемиясе һәм гомуми изоляция вакытында өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Хәзерге вакытта андый 182 кеше исәпләнә.
Социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдән тыш,социаль хезмәткәрләр көн саен үз карамагындагыларга азык-төлек, кирәкле дарулар һәм көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин ителешне барлап торалар. Аларның психологик халәте турында кайгырталар, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, коронавирусны йоктырмау буенча киңәшләрне үтәргә ярдәм итәләр.
Социаль хезмәткәрләр үзләре коронавирусны профилактикалау буенча барлык кирәкле чараларны мәҗбүри рәвештә үтиләр, битлекләр һәм перчаткалар киеп йөриләр. Ә аларның сәламәтлеге көненә берничә тапкыр "Радость"үзәге администрациясе тарафыннан контрольдә тотыла.
Шулай ук өлкәннәргә башка кешеләр белән элемтәләрне мөмкин кадәр чикләргә тәкъдим ителде, ә социаль хезмәт бу көннәрдә ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли.