Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Хатирәләр терапиясе" технологиясе кысаларында чара

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

    Социаль ярдәмнең перспективалы ысулларыннан берсе булып өлкән кешеләрнен үз ресурсларын куллану тора, алар арасында хатирәләр дә зур әһәмияткә ия. Хәзер, изоляция чорында, өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән инновацион технологияләрне аларнын ойлэрендэ куллану аеруча актуаль булып тора.

   2020 нчы елның 21 нче апрелендә Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Минем яшьлегем!" дигән истәлек кичәсе узды . Чара «Кубань казаклары» дигэн фильм күрсәтү белән башланып китте. Социаль хезмәт алучылар яшьлекләре турында бик теләп сөйләделәр, бик күп фотографиялар, китаплар, газеталар күрсәттеләр. Колхозларда эшләгән вакытларын искә төшерделәр.

    Хатирәләр терапиясе тернәкләндерүнең мөһим факторы булып тора: иске фотосурәтләрне, яшәү турында хатирәләрне карау өлкән кеше тирәсендә яхшы  микроклимат тудыра, тормышның иң яхшы чоры турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Мондый чаралар-өлкән кешенең тормышын эмоциональ рәвештә тулыландыра, эмоциональ һәм интеллектуаль комфортка ярдәм, ялгызлыктан һәм депрессиядән коткара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International