Балтач районы ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум утырышы

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

      Балтач районы ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум утырышлары расланган график нигезендә, әмма адаптацияләнгән форматта уза. Агымдагы елның 21 апрелендә утырыш Zoom сервисының видеоконференция режимында узды. Профилактика субъектларыннан кергән ике сигнал картасы каралды, ведомствоара учетта торучы гаиләләрнең арадаш нәтиҗәләре тикшерелде һәм мәгълүмати хатлар каралды. МСРК утырышы материаллары КДН комиссиясенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International