«Балачак унъеллыгы» чаралары кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр белән төсле кәгазьдән чәчәк бәйләмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Кәгазь чәчәкләрне интерьерлар, декор һәм бүләк сыйфатында файдаланырга мөмкин. Бу дәрес балаларның фантазиясен, кулларның вак моторикасын үстерә, бу исә, үз чиратында, балаларның сөйләм үсешенә һәм фикерләүгә, уяулыкка һәм пөхтәлеккә йогынты ясый.
.jpg)