Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Ватаным – Татарстан» дигән рәсем конкурсы игълан иттеләр. Конкурсның максаты: балаларда үз халкының традицион мәдәниятен үзләштерү һәм саклау өчен шартлар тудыру, үз Ватаныңа карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү иде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты һәм алар бик зур кызыксыну белән катнаштылар. Балалар республикабызның истәлекле урыннарын, Татарстан символларын, милли костюмнарны ясадылар. Бәйге бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Конкурста кемнең җиңүе бик мөһим түгел иде, аның асылы шунда түгел бит. Иң мөһиме-балаларны кече Ватанны яратырга һәм аның кадерен белергә өйрәтү.