Барлык әниләр дә балаларда кулның вак моторикасын үстерергә кирәклеген белә. Әмма һәрбер әни кеше дә моны ничек дөрес эшләргә икәнен һәм, гомумән, вак моториканың нәрсә икәнлеген һәм аның нинди үзенчәлекләре бар икәнен белми. Моториканы үстерү өчен балалар белән нинди дәресләр, уеннар һәм күнегүләр үткәрергә кирәк соң? Бу мәсьәләләрне яктырту, шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү чорында балаларның ялын оештыру максатыннан Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Әни +бәби» клубының чираттагы онлайн дәресе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зиннатова Г.Р. социаль хезмәт алучы балалар өчен “Әкияттә кунакта” исемле онлайн-рубрика ачып җибәрде һәм чираттагы занятиене дә уздырды. Башта балалар өчен “Ай белән Кояш”әкияте яңгырады, ә соңыннан экият героен ясау буенча мастер-класс булды. Рубриканың максаты - әкият терапиясен онлайн режимда куллану юлы белән балаларның ялын оештыру.
«Өлкән буын» милли проектының «Демография» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Баулы картлар һәм зәгыйфләр өчен интернат-йортында «акыл эшчәнлеген физик активлык аша күнегү " инновацион технологиясе тормышка ашырыла»
Бүген, 29 апрельдә, «Юлдаш” Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре "#БЕЗНЕҢБЕЛӘНБУЛГАНЫГЫЗӨЧЕНРӘХМӘТ" флешмобы оештырды.
Коронавирус йогышының таралуын кисәтү буенча чаралар үткәрү чорында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре интернет-технологияләр һәм телефон элемтәсе мөмкинлекләре ярдәмендә бүлекчәнең социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрүләрен дәвам итәләр.
«Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенен өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенен социаль хезмәт алучылары ял итү урыннарында һәм урман фонды җирендә агачлар утыртуда катнаштылар.
2020 елның 27 апрелендә психолог Харисова Кәмәрия Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән һөнәри януны профилактикалау кысаларында практик дәрес үткәрде.
24 нче апрельдән Лесхоз интернат-йорты консервация режимында эшли башлады. Шуңа да карамастан, учреждениенең планлы эше бара. 26 нчы апрель көнне «Картлык-шатлык» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Братыня» фольклор этнография театрының хәйрия концерты күрсәтелде. Бу концерт яшәүчеләр өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә саф һава кебек булды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре коронавирус пандемиясе һәм гомуми изоляция чорында өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.