Барлык әниләр дә балаларда кулның вак моторикасын үстерергә кирәклеген белә. Әмма һәрбер әни кеше дә моны ничек дөрес эшләргә икәнен һәм, гомумән, вак моториканың нәрсә икәнлеген һәм аның нинди үзенчәлекләре бар икәнен белми. Моториканы үстерү өчен балалар белән нинди дәресләр, уеннар һәм күнегүләр үткәрергә кирәк соң? Бу мәсьәләләрне яктырту, шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү чорында балаларның ялын оештыру максатыннан Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Әни +бәби» клубының чираттагы онлайн дәресе үткәрелде.
Үзәкнең социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова башта әниләргә баланың гомуми үсеше өчен вак моторика үсешенең әһәмияте турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, вак моторика тумыштан ук үсә. Бала башта үз кулын карый, аннары алар белән идарә итәргә өйрәнә. Предметларны башта бөтен уч белән, аннары ике бармак белән генә ала башлый. Шуннан сон баланы дөрес итеп кашык, карандаш, пумала тотарга өйрәтергә кирәк. Вак моториканың бик мөһим үзенчәлеге бар. Ул нерв системасы, күрү, игътибар, хәтер һәм баланың әйләнә-тирәне кабул итү үзенчәлеге белән бәйле. Педагог вак моторика үсеше һәм сөйләм үсеше тыгыз бәйләнгән, дип искәртте. Ә бу бик гади аңлатыла. Баш миендә сөйләм һәм мотор үзәкләре бер-берсенә бик якын урнашкан. Шуңа күрә кул бармакларының мотор күнекмәләрен стимуллаштырганда, сөйләм үзәге активлаша башлый. Шуңа күрә баланың сөйләмен вакытында үстерү өчен вак моториканы да үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк.
Онлайн-дәрестә вак моториканы үстерү өчен гади, әмма нәтиҗәле уеннар тәкъдим ителде: учка массаж ясау, «чәбәкле» уены, кәгазьне ерткалау, «кәнфит» тарату, китап битләрен берсе артыннан берсен ачу һәм башкалар.
Дәрес азагында балалар үзләре әниләре белән өйдә утырганда вак моториканы ничек үстерүләрен күрсәттеләр.