2020 елның 27 апрелендә психолог Харисова Кәмәрия Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән һөнәри януны профилактикалау кысаларында практик дәрес үткәрде. Практик дәрес психо-эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән. Дәреснең төп бурычлары - киеренкелекне бетерү, иҗади потенциалны һәм үз-үзеңне мотивацияләү сәләтен үстерү ысуллары белән таныштыру. Психолог Харисова Кәмәрия һөнәри «яну» дәрәҗәсен тикшерде. «Профессиональ «яну» синдромы белән очрашуны ничек булдырмаска» дигән киңәшләр бирде. Белгечләр алган белем һәм осталык нигезендә һөнәри стресс ситуацияләрендә үз коллегаларына ярдәм итә алачак.