Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре коронавирус пандемиясе һәм гомуми изоляция чорында өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.
Барлык саклык чараларын күреп өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга кирәкле ярдәм күрсәтү Үзәкнең төп бурычы булып тора, шуңа күрә бөтен хезмәткәрләр дә шәхси саклану чаралары – перчаткалар, битлекләр һәм антисептиклар белән тәэмин ителгән.
Социаль хезмәткәрләр үз карамакларында булучыларга тормыш өчен мөһим булган социаль хезмәтләр күрсәтәләр, аларның азык-төлек, кирәкле медикаментлар һәм беренче чиратта кирәкле сәнәгать товарлары булуын игътибарлыйлар. Хезмәт алучыларның психологик халәтенә социаль хезмәткәрләр аерым игътибар бирәләр, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә ярдәм итәләр, коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча инструктаж үткәрәләр һәм торак җирендә санитар җыештыру уздыралар.
«Доверие » үзәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында уңайлы яшәү дәрәҗәсен тәэмин итә алалар.