Бүген, 29 апрельдә, «Юлдаш” Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре "#БЕЗНЕҢБЕЛӘНБУЛГАНЫГЫЗӨЧЕНРӘХМӘТ" флешмобы оештырды. Учреждение җитәкчелеге Чистай муниципаль районы Башкарма комитетына, Чистай шәһәр прокуратурасына, Чистай районара тикшерү бүлегенә, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай шәһәрендәге территориаль бүлегенә, «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлегенә, «Чистай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә күрсәткән ярдәмнәре һәм игътибары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.
Исегезгә төшерәбез, 27 апрельдән учреждение вакытлыча үз-үзен изоляцияләү режимына күчте. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм интернат-йорт хезмәткәрләре биредә яши. Мондый чара COVID-19 инфекциясен кисәтү һәм булдырмау максатыннан кабул ителде.