Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зиннатова Г.Р. социаль хезмәт алучы балалар өчен “Әкияттә кунакта” исемле онлайн-рубрика ачып җибәрде һәм чираттагы занятиене дә уздырды. Башта балалар өчен “Ай белән Кояш”әкияте яңгырады, ә соңыннан экият героен ясау буенча мастер-класс булды. Рубриканың максаты - әкият терапиясен онлайн режимда куллану юлы белән балаларның ялын оештыру.