Мамадыш районының "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Ветеранга - бакчага" акциясе

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү зарурлыгына карамастан, волонтерлар, социаль хезмәт алучылар арасыннан, ветераннар һәм өлкәннәрне дә игътибарсыз калдыра алмады. Мамадыш муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ярдәме белән ветеранга ярдәм күрсәтү максатыннан « Ветеранга-бакчага» акциясе үткәрелде. Барлык саклык чараларын үтәп: битлек һәм перчаткалар киеп, балалар төрле бакча эшләрен башкардылар. Үсентеләрне утырту өчен теплица яңартылды, түтәлләр әзерләделәр, алмагач кәүсәләре агартылды. Әлеге акция балаларда ветераннарга карата хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Киләчәктә башка ветераннарга да мөмкин булган ярдәм оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International