Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының хезмәткәрләренең “Короновирус”ка каршы көрәше

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Дөнья буйлап “корона” дигән афәт йөри. Бар халыкны дер калтыратып өйләргә бикләде, мәктәпләр, уку йортлары, эш урыннары бушап калды. Күркып калырга ярамый! Таҗлы афәтне ничек тә җиңәргә! Бердәм булырга! Бергә булырга!

Шушы максат белән Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының хезмәткәрләре, 2 атнага йортларын, гаиләләрен калдырып, балалар йортында тәрбияләнүчеләрне саклап калу хакына, эш урыннарында торып эшләргә килделәр.

Һәр хезмәткәр үзенә тапшырылган эшне намус белән башкарырга тырышты. Санитаркалар чисталыкны, тәрбиячеләр балаларның ял итү, тәрбия  чараларын, шәфкат туташлары барысыныңда сәламәтлеген, пешекчеләр ашауны  кайгырттылар һәм болар барысыда директор урынбасары җитәкчелеге астында башкарылды.

Барлык эшдәрне бергәләп башкардылар, зур бер тату гаилә кебек яшәделәр.

Һәм инде туган илебезнең  Җиңү көненең 75 еллыгына бәйрәм итәргә җыенган, 9 нчы май иртәсендә, беренче смена - эстафетаны икенче сменага тапшыра.

Аларның барысынада сабырлык, ихтыяр көче, күтәренке кәеф, сәламәтлек теләп калабыз! Бердәм булыйк! Бердәмлектә көч!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International