27 апрельдән Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карантин-изоляциягә ябылды. 30 хезмәткәрнең 12се социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бер айга интернат эчендә калды. Килеп туган хәл уңаеннан районның шәхси эшмәкәрләре хәйрия ярдәме күрсәттеләр: шәхси эшмәкәрләр - Карпов А. М. – яшелчә, Таһирова Г. С. – кондитер әйберләре, Черняева Т. А. – ярмалар, чәй, кондитер әйберләре, Арбузова Л. А.– ит, Гайнуллина Г. Г. – яшелчә, ит, җиләк-җимеш, Панфилова н.П. – яшелчәләр, ярмалар, юу чаралары, Гулькова Л. - юу чаралары, Сәетов Д. О. – кипкән җиләк – җимеш, кондитер әйберләре, Якупова з. Р. – косметик чаралар, Курмаев Ф. С. –ком, он, Даутов А. – ит, кондитер әйберләре, Башкарма комитет-кондитер әйберләре. Интернат хезмәткәрләре күрсәткән ярдәмнәре өчен барысына да зур рәхмәт белдерәләр.Рәхмәт йөзеннән хезмәткәрләр флешмоб ясадылар һәм "Instagram" социаль челтәрендә урнаштырдылар"