«Георгий тасмасы» акциясенең идеясе 2005 елда туган, шуннан бирле 9 Май алдыннан тасманы бәйләү традициягә әверелде, ул миллионлаган кешеләрне берләштерде. Быел коронавирус пандемиясе аркасында акция яңа форматта уза, теләге булган һәркем онлайн чарада катнаша ала. «Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» хезмәткәрләре һәм яшәүчеләре әлеге акциягә кушылдылар , фото һәм видеоны социаль челтәрләрләренә куйдылар.