Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында. Пластилинография буенча шәхси шөгыль.

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

07.05.2020 ел,жомга. Арт-терапия кысаларында пластилин белән эшләү-хисләрне, кәефне иҗат аша белдерү өчен менә дигән ысул. Пластилин белән шөгыльләнү-нервларны тынычландыруның  иң гади ысулы. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен нәтиҗәле терапия юнәлеше. Бүген безнең картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән саф һавада пластилинография буенча шәхси шогыль үткәрелде. Һәркем үзенә ошаган рәсемне сайлады һәм пластилин белән буяды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International