Менделеевск районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Хәтерлибез, хөрмәтлибез, горурланабыз!» онлайн-конкурсына йомгак ясадылар.
Бүлектә социаль хезмәтләр алучы балаларга үзләрен рәсем һәм матур сөйләм сәнгатендә сынап карарга тәкъдим иттеләр. Алар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шигырьләр укыдылар һәм рәсемнәр ясадылар.
27 апрельдән 15 майга кадәр катнашучылар WhatsApp һәм Инстаграм аша белгечләргә үз эшләрен җибәрделәр. Конкурста 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 15 бала катнашты. Иң яхшы эшләр комплекслы үзәкнең Инстаграмдагы аккаунтында урнаштырылды.
19 май көнне иң яхшы дип табылган эшләр авторларын грамоталар һәм сувенирлар белән бүләкләделәр.