«Озак вакытлы карау системасы» проекты Россиянең күп кенә төбәкләрендә старт алды, аңа Татарстан Республикасы да керде. Озак вакытлы карау системасы - тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләргә комплекслы социаль-медицина ярдәм курсәтү чарасы.
«Россиядә иске системадан китәргә кирәк, кешеләр озак вакытлы карауга мохтаҗ булганда, социаль хезмәткәр кешегә әлегә атнага ике-өч тапкыр гына бара, тиешле ярдәм күрсәтә алмый. Яңа, заманча системага килергә кирәк, ул һәркем өчен индивидуаль булырга тиеш» - диләр проектны алып баручы «Картлык-шатлык» фонды белгечләре.
Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2019 елдан әлеге проектта катнаша. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү буенча 426 клиентның 86сы «озак вакытлы карау системасы» нда катнаша. Һәр өлкән яшьтәге кешегә аңа нинди дәрәҗәдә даими ярдәм кирәклеген билгеләү өчен ачыклау һәм типизация ысулы кулланылды. Бу эш район үзәк хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Проектның максаты - өлкәннәрнең тормышын яхшырту, озайту. Алар даими рәвештә саф һавага чыксыннар, аралашсыннар, заманча тернәкләндерү чараларыннан файдалансыннар, җәмгыятьнең тулы канлы әгъзалары булсын өчен бу эш булдырыла.