Зәй муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар үткәрү дәвам итә.
“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 88 ПСЧ 11 ПСЧ хезмәткәрләре белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган, күп балалы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең торак шартларын карап чыктылар.
Ведомствоара чараларның төп максаты-балалы гаиләләрнең яшәү шартларын контрольдә тотуны тәэмин итү һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрү.
“Янгыннан яклау...” эше оештырылып, иртә стадиядә янгын билгеләрен ачыклау өчен балалы гаиләләргә автоном рәвештә янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырылды.
Чара кысаларында,шулай у к,янгын турында хәбәр итү җайланмалары планлы тикшерү уза, инструктажлар үткәрелә, кайбер гаиләләрдә батареялар алмаштырыла.
Гаиләләрдә шулай ук ата-аналарның балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәү буенча әңгәмәләр үткәрелә.
Ата-аналарны янгын куркынычсызлыгы,өйдә, урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында кисәтәләр, киңәшләр бирәләр, “Өйдә һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”, “Торакны янгыннан саклагыз!” буклетлары тапшырыла.