Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында "Фантазияләр ясыйбыз" дип исемләнгән асфальтта рәсемнәрне ясау конкурсы.

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

2020 нче елның 20 нче маенда Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында  тәрбияче Тимергалиева А.Н "Фантазияләр ясыйбыз" дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде.

Максатлар:  балаларда сәнгатькә уңай караш формалаштыру, күзаллауны үстерү, асфальтта рәсем ясауга кызыксыну уяту.

Асфальтта рәсем ясау - күңелле шөгыль, саф һавада йөрү, иҗат итү, баланың әйләнә- тирә дөньяны танып белүе. Дәртле музыка астында балалар төсле акбурлар белән асфальтта рәсемнәр ясый башладылар. Алар  кояш, чәчәкләр, күбәләкләр, салават күпере, әйләнә-тирә табигатьне ясадылар. Шөгыль бик күңелле узды, барысы да канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International