Май аеның беренче җылы көннәреннән соң җир озын кыштан соң җылына, тирә-юньдә барысы да чәчәк ата, агачларда беренче яфракларын яра, беренче үләннэр чыга, беренче бакча эшләре башлана.
«Гармония» үзәге социаль хезмәткәрләре «Гардено-терапия» программасы кысаларында эш планыннан читләшмиләр һәм үз карамагындагы балалар белән бергә, ачык грунтка чәчәкләр һәм яшелчәләр утыртып, йорт яны участокларын төзекләндерәләр. Шулай ук язгы файдалы үсемлекләр: май кычытканы, карлыган яфраклары, ана-үги яфрагы, тузганаклар җыю һәм әзерләү буенча актив эш алып барыла.