Алабуганың «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырдылар

2020 елның 9 июне, сишәмбе

8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көнендә Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзләрендә кунаклар кабул иттеләр. Кызганычка каршы, профилактик чаралар аркасында килеп туган хәл бу бәйрәмне, узган еллардагы кебек, киң билгеләп үтәргә мөмкинлек бирмәде. Әмма моңардан ул үз ихласлыгын югалтмады. Бәйрәм алдыннан социаль хезмәткәрләр үз карамагындагы өлкәннәрдән, гаилә һәм балалардан бик күп видеоткрыткалар алдылар. Ә бәйрәм көнендә, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ягудина Л.Р. кулыннан оешмада 15 елдан алып 27 елга кадәр хезмәт стажы булган социаль хезмәткәрләр лаеклы бүләкләрен һәм Рәхмәт хатларын алды.

Шул рәвешле, Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.М.Нуриевның  Рәхмәт хаты белән үзәк директоры Чернышева Илиза Рәшит кызы; ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары белән социаль хезмәткәрләр Кашина Татьяна Николаевна, Хөсәенова Миләүшә Фоат кызы, шәфкать туташы Рәхмәтуллина Надежда Викторовна; “ТАССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесе белән социаль хезмәткәрләр Русских Галина Александровна, Киселева Надежда Викторовна, Габдуллина Илүсә Илдархан кызы, Прокудина Алевтина Алексеевна бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International