8 июнь көнне «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәи инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворновна, Чистай районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова, «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең попечительләр Советы рәисе, Тимирясов исемендәге КИУ Чистай филиалы директоры Ольга Добронравова, Чистай районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәттәшләре килеп китте. Һәркем үзен социаль хезмәткәр һөнәренә багышлаган кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга тулы канлы тормыш тәэмин итеп, үз-үзләрен аямыйча, профессиональ яктан төгәл һәм җайга салып эш итүләренә соклануларын җиткерде.
27 апрельдән учреждение яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимында эшли. Үзләренең якыннарын, туганнарын калдырып, алар тулысынча үзләренең хезмәт бурычларына багышладылар. 42 көн хезмәткәрләр интернат-йортта яшәүчеләр белән бергә яши һәм эшли. Бүгенгесе көндә 135 социаль хезмәтләрдән файдаланучы, тулы дәрәҗәдәге социаль хезмәт алып, бернигә дә мохтаҗ түгел.
Энҗе Нигъмәтҗанова, Галина Задворнова, Гүзәл Каюмова хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре һәм вазыйфаи бурычларын үтәүләре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге артистлары бәйрәм концерты белән кабат сөендерделәр.