Бүген, 8 июнь көнне, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова «Юлдаш» Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына котлау визиты белән килеп китте. Энҗе Нияз кызы учреждениенең барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Батырлык һәм фидакарьлек, үз бурычларына тугрылык белән хезмәт куйганнары өчен тирән рәхмәтен белдерде. Учреждение яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен 42 көн үзизоляцияләү режимында эшли һәм биредә тәрбияләнүче өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга тулы дәрәҗәдәге социаль хезмәт күрсәтүне дәвам итә.
Министр урынбасары интернат-йорт хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре, югары җаваплылык хисе, Татарстан Республикасының социаль-хезмәт өлкәсендәге вәзгыятьне яхшыртуга ярдәм итә торган актив тормыш позициясе өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.