Социаль хезмәт – кешеләрне кайгырту хезмәте. Яңа Чишмә районы "Кайгырту" үзәге.

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Социаль хезмәт – кешеләрне кайгырту хезмәте.

Бүген, 8 июнь көнне, барысы да социаль хезмәткәрләрне аларның профессиональ бәйрәмнәре белән котлый. Алар һәр көнне кешеләргә тормыш  авырлыклары белән көрәшергә ярдәм итә, аларга игътибарлык, кайгыртучанлык күрсәтә. Шундый матур бәйрәм көнендә Яңа Чишмә районы башкарма җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Семеняк В.Н. “Кайгырту” үзәге белгечләрен котлап, иң изге теләкләр белән аерым социаль хезмәткәрләргә һәм үзәктә озак еллар буе эшләүче белгечләргә рәхмәт хатлары тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International