Бүген без һөнәри бәйрәмебез-Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәбез. Чын күңелдән һәм зур шатлык белән сезне әлеге бәйрәм белән котлыйбыз. Һәр эш көннегезнең сезгә шатлык һәм рәхәтлек китерүен телибез! Рәхмәтле кешеләрнең елмаюлары сезгә илһам һәм батырлык өчен яңа көч бүләк итсен! Сезнең ярдәмегез лаеклы бәяләнсен, тырышуыгыз нәтиҗәләре язмышыгызда бүләкләнсен! Сез башкарган эш кешеләргә файда һәм шатлык китерсен! Һәр эшегез искиткеч булсын, сезгә изге сүзләр һәм теләкләр бүләк итсен, рәхмәт сүзләрендә көн саен коенып торуыгызны телибез! Һәм сезнең кәефегез һәрвакыт күтәренке булсын! Шулай булгач, сезнең игелек уты беркайчан да сүнмәсен! Бәйрәм белән!