ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2020 ел
якшәмбе

              11 нче июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән Россия көненә багышланган пластилиннан открыткалар ясау буенча дәресләр узды.

             Пластилиннан ясалган дәресләр кулларның вак моторикасы үсешенә ярдәм итә, хәрәкәтләрнең координациясен яхшырта, бер үк вакытта баш миенең ике ярымшарында да эшләргә өйрәтә, образлы фикерләүне үстерә, иҗади сәләтләрне ача, игътибарлылыкны арттыра, эмоциональ халәтне нормальләштерә.

             12 нче июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

            Концерт башланыр алдыннан барыбызны да бәйрәм белән чын күңелдән котладылар. Социаль хезмәт алучылар һәм интернат хезмәткәрләре барысына да бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Һәр талантлы башкарылган номер тамашачыларга онытылмас тәэсир калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.


13
июнь, 2020 ел
шимбә

12 июньдә “Юлдаш” Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында учреждение белгечләре Елена Малолеткова, Ольга Русяева һәм Ринат Ипаров  “Россия, Ватаным минем!” дигән патриотик җырлар кичәсе оештырды.

Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Сабантуй


12
июнь, 2020 ел
җомга

2020 елның 12 июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н "Туган җирнең җәйге чәчәкләре" дигән темага әвәләү дәресе үткәрде.

Россия көне - безнең илдә үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе. Тукай картлар интернат - йортында  социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр 5 июньнән алып 12нә кадәр дәвам итүче «Россия тәрәзәләре» бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Тәрәзәләрне матур рәсемнәр, язулар белән бизәү традициясен дәвам иттеләр. Россия ул - син һәм мин, безнең җиңүләр һәм җиңелүләр, борчу - мәшәкатьләр, уңышлар һәм шатлыклар.Без үзебезнең зур һәм иркен күпмилләтле илебез белән чын күңелдән горурланабыз.


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

12 июнь көнне безнең илдә «Россия көне»билгеләп үтелә. 

Баулы интернат-йортында изоляция чорында социаль хезмәтләр алучылар өчен тәрбияче Л.К. Билалова Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган “Борынгы Русьтан яңа Россиягә кадәр!” дигән виртуаль экскурсия үткәрде.

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” балалар һәм тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Валеева Гүзәлия  һәм хезмәт белгече Сәлихҗанова Гөлнара  тарафыннан оештырылган шушы күренекле датага карата чара үтте.

Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру барышында озак вакыт карау системасы буенча Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Өлкәннәрне һәм инвалидларны гомүми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе” эшли. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International