12 июньдә “Юлдаш” Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында учреждение белгечләре Елена Малолеткова, Ольга Русяева һәм Ринат Ипаров “Россия, Ватаным минем!” дигән патриотик җырлар кичәсе оештырды. Чара «Көйне танып бел!» формасында узды. Чарада катнашучыларга дүрт категория көйләр тәкъдим ителде: «Рус халык җырлары», «Мин сине яратам, Россия», «Рус табигате киңлекләрендә», «Ватан -ана чакыра». Конкурста катнашучылар таныш моңнарны атап, патриотик, рус халык һәм лирик җырларын күңелдән башкардылар.