Баулы интернат-йортында изоляция чорында социаль хезмәтләр алучылар өчен тәрбияче Л.К. Билалова Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган “Борынгы Русьтан яңа Россиягә кадәр!” дигән виртуаль экскурсия үткәрде.
Чараның максаты: үз илең турында белемнәрне киңәйтү, ватанпәрвәрлек хисләрен уяту.
12 июньдә без иң яшь һәм иң тантаналы милли бәйрәмне - Россия көнен билгеләп үтәбез. Социаль хезмәтләр алучылар виртуаль экскурсия барышында безнең ил үсешенең төп этаплары турында Борынгы Рус дәүләте төзелүдән алып XXI гасырга кадәр, Россия идарәчеләре турында Юрий Долгорукойдан алып безнең замандашларыбызга кадәр белделәр.
Чара һәрберсе өчен мөһим булды, чөнки һаман да Россия тарихын искә төшерделәр, рус патшаларының һәм дәүләт эшлеклеләренең исемнәрен искә төшерделәр.