Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” балалар һәм тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Валеева Гүзәлия һәм хезмәт белгече Сәлихҗанова Гөлнара тарафыннан оештырылган шушы күренекле датага карата чара үтте.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр Россия көне тарихы белән таныштылар, шул темага презентация карадылар. Балалар шушы датага багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, рәсемнәр ясадылар. Алар зур кызыксыну белән Россия гербы белән флагын карадылар, гимн җырладылар.
Мондый чаралар, белгечләр фикеренчә, балаларда Россия көненең әһәмиятлелеген һәм асылын күзаллауны тирәнәйтәләр, гражданлык сыйфатлары, Ватанга мәхәббәт ихтирам формалаштыралар, патриотизм хисе тәрбиялиләр.