Алабугада “Өлкәннәрне һәм инвалидларны гомүми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе”

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

     "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру барышында озак вакыт карау системасы буенча Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Өлкәннәрне һәм инвалидларны гомүми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе” эшли. Әлеге мәктәп кысаларында өлкән яшьтәге һәм инвалидларны өйдә тәрбияләүче туганнарын һәм башка затларны укыту оештырылды, карау   буенча практик дәресләр үткәрелде.  Бу максатлар очен техник тернәкләндерү чаралары һәм өстәмә җиһазлар сатып алынды: махсуслаштырылган карават, матрас, ходунки-роллаторлар, санитар креслолар, махсуслаштырылган савыт-саба һ. б.

     Коронавирус инфекциясе буенча профилактик чаралар үткәрү белән бәйле рәвештә  барлык дәресләр һәм консультацияләр дистанцион режимда үтте, ләкин  июнь аеннан башлап 2-3 кешелек төркемнәр өчен социаль адаптация бүлмәсендә, барлык санитар кагыйдәләрне исәпкә алып, дәресләр үткәрелә.“Өлкәннәрне һәм инвалидларны гомүми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе”нең  эшчәнлеге, бер яктан, авыру өчен уңайлырак шартлар тудыруга, икенче яктан – карау процессын җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Авыру һәм өлкән яшьтәгеләрне караучы туганнары тарафыннан алынган белем һәм күнекмәләр авыруларның тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм адаптацияләнгән өй шартларында яшәүләрен озайтырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International