Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Сабантуй

2020 елның 13 июне, шимбә

Бүген Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында милли бәйрәм-Сабантуй узды. Интернатта яшәүчеләр кашык һәм йомырка белән йөгерү, ат чабышлары, бүләкләр кисү, капчык белән сугышу, чиләк белән йөгерү кебек ярышларда актив катнаштылар. Һәр бәйрәмдәге кебек җыр-биюләрдән башка узмады. Интернатта яшәүчеләр, сәламәтлекләре буенча чикләүләргә карамастан, дәртле җыр - биюләрне дә яраталар. Бәйрәмдә алар үзләренең җитезлекләрен, тизлеген, зирәклекләрен һәм көчләрен күрсәттеләр.

Котлау сүзләреннән соң өлкән шәфкать туташы Нурия Равгат кызы интернат-йорт тормышында актив катнашкан кешеләргә бүләкләр тапшырды. Сабантуйның барлык катнашучылары һәм кунаклары чарадан һәм саф һавада аралашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Һәм катнашучыларның күбесе мондый чараларның мөһимлеген, бигрәк тә өлкәннәр өчен мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Бәйрәм ахырында Сабантуйда катнашучыларны бүләкләр көтә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International