Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында Россия көне уңаеннан "Туган җирнең җәйге чәчәкләре" дигән темага әвәләү дәресе.

2020 елның 12 июне, җомга

2020 елның 12 июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н "Туган җирнең җәйге чәчәкләре" дигән темага әвәләү дәресе үткәрде.

Максатлар: Туган җирнең чәчәкләр дөньясы турында балаларның белемнәрен гомумиләштерү, пластилиннан чәчәкләр әвәләргә өйрәтү, фантазияне, вак моториканы үстерү, пластилин белән эшләгәндә пөхтәлек тәрбияләү.

Чәчәкләр һәм үсемлекләр безнең тормышыбызга ямь өсти, яхшы кәеф бүләк итә. Дәрес башында тәрбияче “Россия көне” бәйрәме турында ассызыклап үтте, балалар белән "Туган җирнең җәйге чәчәкләре" темасына әңгәмә үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән чәчәкләрне күзәттеләр, рәсемнәр карадылар. Тәрбияче яңа төр әвәләү ысулын аңлатып үтте. Балалар пластилинны бертөрле кисәкләргә бүлеп, әвәләделәр. Башкарган эшне кәгазь битләренә урнаштырдылар. Бу эшне бик яратып башкардылар. Дәрес бик күңелле узды. Балалар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International