ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ксения Ведерникова «Татарстан шәһәрләре» программасыннан «Минем Туган ягым» дигән темага ZOOM элемтәсе аша онлайн дәрес үткәрде. Максаты: үз Республикасы, аның иң зур шәһәрләре һәм аларның истәлекле урыннары турында күзаллауны киңәйтү.

20 июнь 2020 ел “Кайгырту” приюты тәрбияүчесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән экологик домино үткәрде.

Уенның максаты: анализлый, чагыштыра, гомумиләштерә белүне үстерү.

       Мультфильмнар-теләсә кайсы бала тормышының аерылгысыз өлеше. Барлык балалар да бик күп мультфильмнарны беләләр һәм яраталар.

       19 июлҗ 2020ел  «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. балалар белән « Мультфильмны иң яхшы белүче викторинасы үткәрде.

       Викторинаның максаты: Балаларның мультфильмнар дөньясы турында белемнәрен киңәйтү.

     22 июнь - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган Хәтер һәм кайгы көне.  

     “Юлдаш” Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

 Тукай   районының  картлар  һәм   инвалидлар    интернат-йортында Рәсәйдә истәлекле көн «Бөек Ватан сугышында хәләк булучыларны искә алу көне».


21
июнь, 2020 ел
якшәмбе

21 июнь көнне Баулы интернат-йортында социаль хезмәт алучылар медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Җәлил картлар йортында медицина хезмәткәре көне


20
июнь, 2020 ел
шимбә

Өлкәннәр тормышында гадәти көндәлек гамәлләр һәм ритуаллар зур роль уйный. Даруханәгә яки азык-төлек кибетенә бару кебек эшләр яшьләр өчен бик әһәмиятле эшкә саналмый. Ә өлкәннәр өчен бу аларның мөстәкыйльлеген раслый. Карантин шартларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар интернат-йортта мондый мөмкинлектән мәхрүм ителде. Интернат-йорт хезмәткәрләре изоляция чорында тәрбияләнүчеләрнең социаль активлыгы гадәти тормышка якын булсын өчен кулдан килгәннең барын да эшләде. Аларның физик активлыгы хуплана һәм стимуллаштырыла, моның өчен барлык шартлар да бар – физкультура бүлмәсе, урам тренажерлары, теннис өстәле. Аз хәрәкәтләнүчеләр өчен перилалы һәм плитка белән тротуар сукмагында йереп, чәчәк түтәлләрен күреп, алмагач күләгәсендә эскәмияләрдә һәм беседкаларда, интернат-йорт белгечләре оештырган төрле темаларга лекцияләр тыңлап ял итәргә була Күпләр скандинавия йөреше белән мавыга. Бәйләү, сувенирлар ясау кебек төрле хоббилар белән  шөгыльләнәләр. Психологик , эмоциональ бушану бүлмәсе шулай ук карантиндагы хезмәткәрләр һәм әби бабайлар өчен стрессны киметү өчен файдаланылды. Социаль хезмәттән файдаланучылар һәм хезмәткәрләрнең уртак изоляциясе коллективның бердәмлеген ныгытты.

Бүген Яңа Чишмә интернат-йортының шәфкать туташлары монда яшәүчеләргә һәм эшләүчеләргә сәламәт туклануның төп шартлары турында сөйләделәр: ни өчен шикәр һәм тоз азрак ашарга кирәклеген турында сөйләделәр. Кайбер төр майларны куллануны ни өчен чикләргә кирәклеген аңлаттылар. Безнең нәрсә ашавыбызга һәм эчүебезгә карап организмыбызның инфекцияләргә  каршы көрәшү сәләте белән проблемалар килеп чыгу ихтимал.


19
июнь, 2020 ел
җомга

    19 июнь 2020 ел. Актаныш картлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен шәфкать туташы Әхмәтова Г.А. «Шикәр авыруы » дигән темага  лекция уздырды. Әлеге чараның максаты-авырулар үсешенең риск факторларын киметү һәм сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау. Барлык тыңлаучыларга шикәр диабетын профилактикалауга юнәлдерелгән мәгълүмати буклетлар таратылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International