Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Рәсәйдә истәлекле көн «Бөек Ватан сугышында хәләк булучыларны искә алу көне».

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

22.06.2020 ел, дүшәнбе. 1941 елның 22 –нче июнь  көне Рәсәй тарихында иң күңелгә авыр  көннәрнең берсе – бу көнне Бөек Ватан сугышы башлана. Таң атканда, бернинди дә игълансыз, фашист Германиясе Совет халкына каршы сугыш башлый. 1418 көн һәм төн барган канлы сугыш миллионлаган кешенең гомерен алып китә.

Шушы истәлекле көнне, без картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче социаль хезмәт алучылар белән  Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаучыларны искә алу чарасы үткәрдек. Картлар йортында яшәүчеләрнең күбесенең бала чагына туры килә бу көн. Чара барышында өлкәннәребез  якыннарының  сугыш башлануы турындагы игъланны ничек авыр кичергәннәрен сөйләделәр. Үткәрелгән чараахырында - 12 сәгатъ 15 минутта без дә бөтен Рәсәй буенча үткәрелгән  искә алу акциясенә кушылдык.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International