22 июнь - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган Хәтер һәм кайгы көне.
“Юлдаш” Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бүген Хәтер шәмен бөтен дөнья буйлап кабызалар. Акциядә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты. Тынычлык хакына үз гомерләрен кызганмаган барлык гражданнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бүген Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан учреждения холлында Хәтер шәме күрсәтеләчәк. Бу безгә тыныч һәм бәхетле тормыш бүләк иткән кешеләргә хөрмәт. Җиңүләре өчен рәхмәт аларга! Тынычлык өчен рәхмәт! Геройларга мәңгелек истәлек!