Җәлил картлар йортында медицина хезмәткәре көне

2020 елның 21 июне, якшәмбе

Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә барлык медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең-иң кешелекле һәм җаваплы эш: тормыш һәм сәламәтлек турында кайгырту. Зур җаваплылык белән бәйле медикларның намуслы хезмәте кешеләр арасында лаеклы хөрмәт казана. Медицинада һәркем эшли алмый. Бу һөнәр өчен үзенчәлекле характердагы, игътибарлылыкка, сабырлыкка, тынычлыкка, игелеккә, шул ук вакытта ныклыкка, тиз арада карарлар кабул итәргә сәләтле, зур җаваплылык хисенә ия булырга кирәк. Бу, һичшиксез, үз эшенә бөтен җаны-тәне белән бирелгән кешеләр, бу һөнәрнең бөтен мөһимлеген һәм җитдилеген аңлаган кешеләр, бөтен гомерен кешеләргә багышларга, эшләргә, даими рәвештә укырга һәм камилләштерергә риза булган куркынычлардан, кыенлыклардан курыкмаган кешеләр булырга тиеш.

Җәлил картлар  йортында 3 табиб һәм 6 шәфкать туташы эшли. Алар барысы да бер-берсен алыштырып, үз үзеңне изоляциялау режимында ары-талмый эшлиләр. 21 июнь көнне директор вазыйфаларын башкаручы Имаметдинова Л.М. интернатның барлык медицина персоналын бәйрәм белән котлады һәм сәламәтлек, көч һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләде.

Кадерле табиблар һәм бөтен медицина хезмәткәрләре, авыр хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм игелеклегегез, янәшәдә иң авыр сәгатьтә булуыгыз өчен рәхмәт! Сезгә көч һәм сәламәтлек, сезне яраткан якыннарыгыз һәм рәхмәтле пациентлар тирә-юньдә булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International