Өлкәннәр тормышында гадәти көндәлек гамәлләр һәм ритуаллар зур роль уйный. Даруханәгә яки азык-төлек кибетенә бару кебек эшләр яшьләр өчен бик әһәмиятле эшкә саналмый. Ә өлкәннәр өчен бу аларның мөстәкыйльлеген раслый. Карантин шартларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар интернат-йортта мондый мөмкинлектән мәхрүм ителде. Интернат-йорт хезмәткәрләре изоляция чорында тәрбияләнүчеләрнең социаль активлыгы гадәти тормышка якын булсын өчен кулдан килгәннең барын да эшләде. Аларның физик активлыгы хуплана һәм стимуллаштырыла, моның өчен барлык шартлар да бар – физкультура бүлмәсе, урам тренажерлары, теннис өстәле. Аз хәрәкәтләнүчеләр өчен перилалы һәм плитка белән тротуар сукмагында йереп, чәчәк түтәлләрен күреп, алмагач күләгәсендә эскәмияләрдә һәм беседкаларда, интернат-йорт белгечләре оештырган төрле темаларга лекцияләр тыңлап ял итәргә була Күпләр скандинавия йөреше белән мавыга. Бәйләү, сувенирлар ясау кебек төрле хоббилар белән шөгыльләнәләр. Психологик , эмоциональ бушану бүлмәсе шулай ук карантиндагы хезмәткәрләр һәм әби бабайлар өчен стрессны киметү өчен файдаланылды. Социаль хезмәттән файдаланучылар һәм хезмәткәрләрнең уртак изоляциясе коллективның бердәмлеген ныгытты.