ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ксения Ведерникова «Татарстан шәһәрләре» программасыннан «Минем Туган ягым» дигән темага ZOOM элемтәсе аша онлайн дәрес үткәрде. Максаты: үз Республикасы, аның иң зур шәһәрләре һәм аларның истәлекле урыннары турында күзаллауны киңәйтү.
Онлайн очрашу башында белгеч балаларга быел безнең республика үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә дип искә төшерде. Аннары «Татарстан шәһәрләре» дип аталган видео презентацияне карарга тәкъдим итте, анда Татарстанның зур шәһәрләре, музейлары, спорт һәм мәдәни объектлары, башка истәлекле урыннары турында материаллар тәкъдим ителде. Балалар Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәренең даны белән таныштылар.
Очрашу ахырында балалар Татарстанның кайсы урыннарында булулары, анда истә калганнары турында сөйләделәр. Шулай ук бу истәлекле урыннарны сакларга һәм арттырырга кирәк дигән фикер белдерделәр.