«Мультфильмны иң яхшы белүче» викторинасы.

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Мультфильмнар-теләсә кайсы бала тормышының аерылгысыз өлеше. Барлык балалар да бик күп мультфильмнарны беләләр һәм яраталар.

       19 июлҗ 2020ел  «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. балалар белән « Мультфильмны иң яхшы белүче викторинасы үткәрде.

       Викторинаның максаты: Балаларның мультфильмнар дөньясы турында белемнәрен киңәйтү.

       Балалар мультфильмнарны  әйттеләр, геройларның исемнәрен атадылар, геройларны еш кабатлаган фразларны искә төшерделәр. Ә иң ошаган  җырларны башыннан ахырына кадәр рәхәтләнеп җырладылар. 

       Балаларга бик кызыклы һәм күңелле булды, хис-кичерешләр алдылар, канәгать һәм бәхетле булып калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International