08 августа 2018 елда «Кайгырту» приютында Спорт көне игълан ителде. Көне буе кызлар һәм малайлар төрле спорт уеннары уйнадылар.
Шулай ук бу көнне тәрбияче Давлетшина Н.И. мәктәп яшьтәге балалар белән “Без сәламәтлеккә әйтик: - ӘЙЕ!” спорт эстафетасы уздырды.
Бу дәреснең максаты: актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуны күтәрү;
«Әкиятләр илендә» курсы кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагог Лилия Курбатова социаль ярдәм күрсәтелүче балигъ булмаганнар өчен «В. Гауфның «Кечкенә Мук» әкиятен уку һәм фикер алышу» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: каршылыклы хәлләрдә үз яштәшләрең арасында куркынычсызлык күнекмәләрен һәм уңай социаль сыйфатларны үстерү.
"Иң Иң" КЦСОН "Надежда"
Без туган көн уздырдык!
Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең социаль хезмәткәрләре2018 елның9 августында Чаллы авылында социальхезмәтләр алучыларның өйләренә барып“Өлкәннәр һәм инвалидларның куркынычсызлык мәктәбе”технологиясе кысаларында мошенниклык турында әңгәмәүткәрделәр.
9 август көнне Югары Утар балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан Җәй, кояш һәм яхшы кәеф” исеме астында уен программасы үткәрелде.
9 нчы август 2018нче ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Үзәк китапханәнең 1 нче филиал китапханәче Дарья Миронова “Казаным – шигьри азаным” дигән темага яңгыратып уку чарасы үткәрде.
Яңгыратып укуның максаты: актив тыңларга өйрәнү, яныңдагы кешене ишетү һәм укыган әсәрне аңлау иде.
Чара барышында танылган язучыларның Роберт Миннуллинның, Шәүкәт Галеевның һәм Равил Файзуллинның әсәрләрен татар һәм русс телләрендә укыдылар.Социаль хезмәт алучылар Казань шәһәре турында күбрәк белделәр. Чара ахырында актив фикер алыштылар.
Нәтиҗәдә, мондый чаралар уздыру өлкән кешеләрнең социаль активлыгын, аралашу сәләтен арттыра һәм тормыш тонусын киңәйтә.
Чарада 17 кеше катнашты.