9 август көнне Югары Утар балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы тарафыннан Җәй, кояш һәм яхшы кәеф” исеме астында уен программасы үткәрелде.
Дәреснең максатлары түбәндәгеләр иде:
-Бердәм уен эшчәнлеген оештыру;
-Игътибарлылыкны, күзаллауны үстерү;
-Давалы үләннәр турында күзаллауны киңәйтү, тышкы кыяфәтләре һәм исләре буенча аларны аерырга өйрәтү.
-Балаларны бердәм эшчәнлеккә өндәү.
Программа бик тә күңелле сәламләүдән башланып китте һәм шундый ук күтәренке кәеф белән ахырына кадәр дәвам итте. Дәрес барышында балалар төрле үләннәр белән таныштылар.Аларны истә калдыру өчен төрле дидактик уеннар уйнадылар. Мәсәлән: “Үләнне исе буенча таны”, “Үләнне тотып таны”. Балалар бик теләп уйнадылар Һәм ахырда баллы күчтәнәчләр алдылар. Бу аларның кәефенә бик уңай тәэсир итте.